1000 ел элек кулдан язылган Коръәннәр күргәзмәсе кайда эшли?

АКШ башкаласында Смитсон институты музейларының берсендә борынгы Коръәннәр күргәзмәсе эшли. “Коръән сәнгате” дип исемләнгән күргәзмәгә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 60 кулъязма куелган. Аларның кайберләре якынча 1000 ел элек язылган.
“Биредә Ислам каллиграфиясенең иң югары үрнәкләре куелган. Аларның кайберләре үзләренең күләмнәре яки бәләкәй булулары, кәгазь, кара сыйфаты яки автор осталыгы белән гаҗәпкә калдыра”, - ди музей директоры Джулиан Рэби.
Монда шулай ук Һиҗри буенча беренче йөз еллыкта язылган Коръәннәрнең фрагментлары куелган, дип хәбәр итә Мирадио.ру.
Чыганак: http://www.tatar-islam.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч