17 сентябрьдә Казанда Яңа Татар бистәсе тарихы белән танышырга мөмкин булачак

%d0%b1%d0%b8%d1%81%d1%82%d1%8d
Казанда 17 сентябрь көнне Яңа Татар бистәсендә беренче экскурсия үткәреләчәк. Маршрутта Мазут йортына, Иске Таш мәчетенә, 1 нче номерлы татар гимназиясенә, Яңа Татар зиратына, Ак мәчеткә, Ал мәчеткә тукталу каралган.
Экскурсия маршрутының төрле нокталарында сүз мәчет имамнарына, мәдрәсә укытучыларына һәм туган якны өйрәнүчеләргә биреләчәк. Оештыручы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аларның максаты - Яңа Татар бистәсендәге бай мираска игътибар юнәлтү.
Экскурсия сәгать 13.00 К.Тинчурин исемендәге парктан башлана һәм 15.30 кадәр дәвам итә. Катнашу – бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.
 
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото visacomtour.ru сатыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: