Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

18 октябрьдә экраннарга «Вечная жизнь Александра Христофорова» комедиясе чыга (12+)

18 октябрь көнне Россия кинотеатрларында «Вечная жизнь Александра Христофорова»(12+) дип исемләнгән комедия күрсәтелә башлаячак.Фильмда төп рольләрне Оксана Фандера һәм Алексей Гуськов башкара. Картин...

18 октябрь көнне Россия кинотеатрларында «Вечная жизнь Александра Христофорова»(12+) дип исемләнгән комедия күрсәтелә башлаячак.

Фильмда төп рольләрне Оксана Фандера һәм Алексей Гуськов башкара. Картинаның режиссеры – Евгений Шелякин, ул тамашачыга «Ч/Б» и «Пятница» фильмнары аша таныш.
Картинаның сюжеты түбәндәгедән гыйбәрәт: кайчандыр популяр актер булган, әмма хәзер аттракционда эшләүче Александр Христофоров (Алексей Гуськов) бер көн белән генә яши, киләчәге турында уйланмый. Тормышын ул үз куллары белән бозган. Бердәнбер улының аның белән күрешәсе килми, хатыны ирен җәмгыять өчен куркыныч кеше дип саный, ә эшеннән аны куалар.
Көннәрдән бер көнне язмыш төп гөройга үзгәрергә бер мөмкинлек бирә. Ул - мәхәббәт.
Алексей Гуськов: "Әлеге фильмны тормыш мәгънәсе, мәхәббәт турында дип әйтә алам. Анда ирония көчле. Аннан башка тормышта да яшәп булмас иде. Тормышының билгеле бер мизгелендә һәр кеше үз-үзенә биргән сорауларга без фильм дәвамында юмор аша җавап эзләргә тырыштык".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев