Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

181 нче күппрофильле мәктәбендә кунакта

«Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан мәктәп-гимназияләрдә очрашуларга чакырулар бермә-бер арта. Бу юлы редакция хезмәткәрләре Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле мәктәбенә юл алды.

Туган телләр айлыгы кысаларында очрашуга икенче һәм өченче сыйныфы укучылары катнашты. «Сабантуй» журналы әдәби бүлек мөхәррире, балалар язучысы Айсылу Имамиева бер гасырлык бай тарихы булган журналның эчтәлеге белән таныштырды, сәхифәләре турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук, каләм чарлаучы балаларны «Сабантуй» журналына иҗат эшләрен юлларга, күбрәк әкиятләр, иншалар язарга кыстады. Укучылар да үз осталыкларын күрсәтте, татарча шигырьләр сөйләп, җырлап әле бүләкле дә булдылар. Алга табада дуслык җепләре ныгыр, шушы мәктәптә журнал укучылар артыр дигән теләктә калабыз. Очрашуны оештыруда ярдәм иткән мәктәп директоры  Динә Абдуллинага һәм директор урынбасары Фәния Шәйхетдиновага рәхмәтебезне җиткерәбез.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев