Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тюльпаннар букетын ясарга өйрәнәбез

Кирәкле материалларны алдан әзерлибез: пластмасс буш савыт (яки картон), төсле кәгазь, кайчы, клей ПВА, тимер чыбык (алюминий). Олыларның ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.1. Баштан савытны яшел төстәге...

Кирәкле материалларны алдан әзерлибез: пластмасс буш савыт (яки картон), төсле кәгазь, кайчы, клей ПВА, тимер чыбык (алюминий). Олыларның ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.
1. Баштан савытны яшел төстәге кәгазь белән тышлыйбыз.
2. Яшел төстәге кәгазьдән яфрак формасын кисәбез.
Безымянный
3. Савытны кулга алабыз, бер –бер артлы үрнәктәгечә ябыштыра барабыз.
Безымянный
4. Хәзер тюльпаннар ясарга өйрәнәбез. Матур тюльпаннар ясар өчен төрле төстәге кәгазьләр кирәк.
5. Дүртпочмаклы кәгазьне уртасыннан бөклибез. Артык калган кәгазьне кисәбез.
6. Ачабыз, бөкләгән җирендә эз төшергә тиеш. Әйләндерәбез һәм шул ук хәрәкәтне кабатлыйбыз.
Безымянный
7. Бу рәвешле безнең дүртпочмак өчпочмакка әйләнде.
Безымянный
8. Килеп чыккан өчпочмакның ачыла торган ягын уртасыннан бөклибез. (Өске почмакка таба)
Безымянный
9. Әйләндерәбез, бу ягын да шулай кабатлыйбыз.
Безымянный            Безымянный
10. Килеп чыккан фигураны ачабыз.
11. Һәм икенче ягын да шулай ук.
12. Тюльпанны һава белән тутырабыз.
13. Таҗларын ачабыз.
Безымянный
14. Шулай итеп берничә тюльпан ясыйбыз.
15. Тюльпанның сабакларын ясар өчен тимер чыбыкны яшел кәгазь белән чорныйбыз.
16. Тоташтырабыз.
17. Менә безнең “язгы тюльпаннар” букеты әзер!
тюл
Рушания Имамутдинова
Сабыем
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев