2 яшьлек малай игезәк туганын фаҗигадән коткара [видео]

Баланың өстенә комод килеп төшә.
Әлеге вакыйга өйдәге күзәтү камерасына эләгә. Анда балаларның өйдә ялгызы гына булулары күренә. Бер бала комод астында калгач, икенчесе төрле яклап мебельне күчерергә, күтәрергә омтыла башлый. Гамәле барып чыкмагач, бала бераз уйланып тора һәм бер фикергә килеп, тагын комодны күчереп карый һәм абыйсын коткара.
Кечкенә балалары булган гаиләләрдә мондый хәлләр булмавын теләп һәм кисәтү максатыннан видеоны интернет челтәренә игезәкләрнең әти-әнисе урнаштыра. Әлеге хәл Америкада булган.
Балаларыгызны күзәтүсез калдырмагыз!
Чыганак: "Әлмәт таңнары"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.