2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителәчәк


2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителәчәк
2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Бу хакта ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узды. ТР җитәкчесе сүзләренә караганда, сайланылган үсеш векторы моңа кадәр башланылган уңайлы мохит булдыру буенча эшнең дәвамы булачак.
Р.Миңнеханов ике ел эчендә - 2015 (Парклар һәм скверлар елы) һәм 2016 (Су саклау зоналары елы) – Татарстан буенча 183 парк һәм сквер төзелгән һәм тәртипкә китерелгәнлеген искәртеп үтте.
ТР Президенты шулай ук республикада шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны төзекләндерү эше дә дәвам ителәчәклеген билгеләде. Йорт яны территорияләренә аерым игътибар биреләчәк.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото kirovsklenobl.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.
-
Эсседән ничек качарга? Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!