2017 елның 1 гыйнварыннан автомобильдә балаларны йөртү кагыйдәләре үзгәрә


Яңа елдан 7 яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычында махсус җайланмалардан башка йөртергә рөхсәт ителәчәк.
Автокресло баланың авырлыгына һәм буена карап сайланырга тиеш.
Яңа елның 1 гыйнварыннан 7 яшькәчә баланы машинада үзен генә калдыру тыела.
Шулай ук штраф күләме дә үзгәрер дип көтелә. Автокреслосыз йөргән өчен 3 мең сумга кадәр, ә машина салонында баланың үзен генә калдырган өчен 500 сум күләмендә штраф түләтәчәкләр.
Мәгълүмат һәм фото rambler.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне