2022 елга кадәр ярамый

Коронавирус белән бәйле чикләүләр мәктәпләр һәм балалар бакчаларында 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова шулай дип белдерде. Чикләүләр беренче тапкыр быелның июнь ахырында кертелгән иде. Кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр генә гамәлдә булыр дип көтелде. Ләкин, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чикләүләрне озайтырга карар кылганнар. Димәк, 2022 елга кадәр мәктәпләрдә һәр сыйныф өчен аерым кабинет булырга тиеш. Уку йортына кергәндә балаларның тән температурасын үлчәү дә мәҗбүри. Ә күмәк чаралар уздыру тыела.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.