Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Һарри Поттер турында яңа китап дөнья күрде [видео]

31 июль көнне сатуга чыккан "Һарри Поттер һәм каргалган бала" китабы рекорд куя. Китапны сатып алыр өчен кешеләр төн буе чиратларда басып торган. Китап пьеса булып чыккан. //Азатлык радиосы//Шимбә кич...


31 июль көнне сатуга чыккан "Һарри Поттер һәм каргалган бала" китабы рекорд куя. Китапны сатып алыр өчен кешеләр төн буе чиратларда басып торган. Китап пьеса булып чыккан. //Азатлык радиосы//



Шимбә киче. Британия шәһәрләрендә урамнарда зур-зур чиратлар тора, күбесенчә яшьләр нәрсәнедер зарыгып көтеп тора. Иң кызыгы - бу клубларга яки барларга торган чиратлар түгел, ә китап кибетләренә басып торган яшьләр. Сәбәбе бик гади: 9 ел элек чыккан соңгы Һарри Поттер китабыннан соң, ниһаять, аның дәвамы чыга.
Узган көн шуны ачык дәлилләде: күп кенә кеше гади тормышына әкият өстәргә тели. Меңнәрчә җанатар Һарри Поттер турында сигезенче китапны сатып алыр өчен инде кичтән үк китап кибетләре янында зур-зур чиратларга тезелгән, гәрчә сату төн уртасында гына башланган. Тылсымчы киемнәренә киенгән егет-кызлар түземсезлек белән сатуны көтеп алган.
Британ китап кибетләре бу уңайдан костюмлы кичәләр, бәйгеләр оештырган. Лондон, Эдинбург, Манчестер кебек шәһәрләрдә урамнарда халык шактый күп булган.

Һарри Поттер турында китаплар сериясен тәмамлаганнан соң, аның авторы Джоан Роулинг тылсымлы дөнья турында башка язмаячагын белдергән иде. Тик, күрәсең, яраткан эш үзенә тарта. 30 июль көнне Британ театрында "Һарри Поттер һәм каргалган бала" исемле спектакль күрсәтелә башлады һәм китап та сатыла башлады.
Әсәр турында әлегә аз нәрсә билгеле. Вакыйгалар 19 елдан соң урын ала. Төп геройлар - инде үскән персонажлар гына түгел, ә аларның балалары да. Интернетта белдерелгән, рәсми булмаган хәбәрләргә күрә төп вакыйгалар Һарриның улы Альбус тирәсендә барачак. Тик аның ни өчен ләгънәткә төшүе һәм нинди вакыйгаларга эләгүе әлегә билгесез.
АКШта китапларны алдан сатуда рекорд куелган. Моңарчы алдан сатып алуда (pre-order) рекорд - Һарри Поттерның җиденче китабында иде. Британиядә башланган шау-шу тиздән башка илләргә дә күчәчәк, китап дөнья буенча сатылачак. Тик башка телләргә тәрҗемә итү сузылачак, әйтик рус телендә китап бары ноябрь аенда гына дөнья күрәчәк.
Татар укучылары арасында да Һарри Поттер җанатарлары аз түгел, тик алар китапны рус телендә укырга мәҗбүр. Азатлык уздырган сораштыру күрсәткәнчә, татар телендә тәрҗемә әсәрләргә ихтыяҗ бар, тик бу эш башкарылачакмы, әлегә билгесез.

Һарри Поттер тылсым дөньясы киңәюен дәвам итә. Ноябрь аенда дөнья экраннарына "Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары" исемле фильм чыгачак. Аның сценарие Джоан Роулингның кечкенә китабы нигезендә язылган.
Фильм тулысы белән Һарри Поттер галәменә багышланган булачак, тик вакыйгалар гына китапта сурәтләнгән вакыттан 70 ел иртәрәк булачак. Фильм үзәгендә Ньют Скамандер исемле язучы. Ул Һарри Поттер укыячак “Фантастик хайваннар” китабы авторы булып тора. Фильм Ньютның Америкага сәяхәте һәм төрле хайваннарны өйрәнүе турында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев