3 ел Байкал күле төбендә яткан фотоаппарат хуҗасы табылган


Су төбенә чумучылар фотоаппаратта сакланган фото буенча аның хуҗасын тапканнар. Ул - Соня Симонова. Моторлы көймәдә суда йөзгәндә фотоаппарат суга төшеп китә. 4 яшьлек Соня моңа бик борчыла. Елаган кызны әти-әнисе: "Фотоларны балыклар карый да, аннары кире сиңа кайтарачаклар", - дип тынычландыра.
Фотоаппаратны тапкан Алексей Васьков аны дусты Владимир Кисляковка күрсәтә. Ә ул фотоаппарат эченнән флэшканы карый, фотоаппарат үзе ватылган булса да, флэшка төзек булып чыга, андагы фотоларны карарга мөмкин була. Ә бер фотода мактау кәгазендә кызның туганының исем фамилиясен күрәләр һәм шуның буенча кызны эзләп табалар.
Мәгълүмат һәм фото http://m.irk.kp.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.