Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

37 төрле халыкның әкиятләрен җыйган китап дөнья күрәчәк

Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафынн...


Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.



Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары федераль агентлыгы булышлыгы белән чыгарылган.
2000 данә тираж белән чыгачак әлеге басма үз эченә 37 әкиятне алган. Әкиятләр матур рәсемнәр белән үрелеп бара. Басманы тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәмсетдинов, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Дуслыгы йорты вәкилләре катнашыр дип көтелә.


«Татарстан халыклары әкиятләре» китабы  азәрбайҗан, гарәп, әрмән, ассирия, әфган, башкорт, белорус, бурят, вьетнам, грек, грузин, дагыстан, яһүд, һинд, казах, кыргыз, корея, лезгин, мари, месхетин, мордва, немец, осетин, рус, сирия, таджик, татар, төрек, төркмән, удмурт, үзбәк, украин, чечен, чуаш әкиятләрен туплаган.
Иллюстрацияләрнең авторлары булып  Рушан Шәмсетдинов, Алсу Тимергалина, Айсылу Гәрипова, Булат Гыйльванов, Светлана Ибрагыймова, Фәридә Ризаева һәм Илдус Әҗимов тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев