Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда беренче тапкыр «Ангелы мира» исемендәге халыкара арт-проекттан картиналар тәкъдим итәчәкләр

 3-7 ноябрь көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «АРТ-галерея. Казан» дигән VIII махсус күргәзмә үтә. Казанда беренче тапкыр «Ангелы мира» исемендәге халыкара арт-проекттан картинала...

 
3-7 ноябрь көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «АРТ-галерея. Казан» дигән VIII махсус күргәзмә үтә. Казанда беренче тапкыр «Ангелы мира» исемендәге халыкара арт-проекттан картиналар тәкъдим итәчәкләр. Биредә Бөекбритания, Болгария, Финляндия, Македония, Хорватия, Сербия, Канада һәм башка илләрдәге рәссамнарның эшләрен күреп булачак.
Моннан тыш, традицион күргәзмәләр ике павильонга урнаштырылачак. 1 павильонда һөнәрчеләрнең эшләре, Россия һәм Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәни кыйммәтләрен чагылдыра торган эшләнмәләрне күреп булачак. 2 павильон графика, скульптура һәм фотография сәнгатен яратучылар өчен эшләячәк.
«АРТ-галерея. Казан» күргәзмәсе рәсми рәвештә 3 ноябрь көнне 12.00 ачылачак.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан, фото generalExpo.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев