5 яшьлек сукыр малай Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән [ВИДЕО]

Согуд Гарәбстанында 5 яшьлек сукыр Хөсәйн Мөхаммәд Таһир Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән.
- Улым телевиор карый алмый, шуңа да аңа радио сатып алдым. Радионың тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыгына көйләдем. Улым шуны тыңлап, Коръәнне яттан өйрәнгән, - дип сөйли малайның әтисе.
- Улым телевиор карый алмый, шуңа да аңа радио сатып алдым. Радионың тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыгына көйләдем. Улым шуны тыңлап, Коръәнне яттан өйрәнгән, - дип сөйли малайның әтисе.
Баланың Изге китапны яттан белүен әти-әнисе Мәдинәгә Җиддәдән күчеп килгәч аңлаган. Улы әтисеннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) мәчетенә алып баруын үтенгән. Шунда баргач, Хөсәен “Әл-Бәкара” сүрәсенең берничә аятен яттан сөйләгән. Баланы Коръән-хафизлар да тыңлап караган, алар аның Коръәнне тулысынча яттан белүен, аны камил рәвештә сөйләвен ачыклаган, дип яза islam-today.ru.
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!