Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“5”ле алсаң... автобуста йөрү бушлай!

Моннан 4-5 ел элек булган хәл бу. Краснодар крае Елизаветка бистәсендә яшәүче маршрутка йөртүче Александр Каширов укучы якташларының белемнәрен арттыру җаен тапкан.Ул һәркөнне, таләпчән әти-әни яки ук...

Моннан 4-5 ел элек булган хәл бу. Краснодар крае Елизаветка бистәсендә яшәүче маршрутка йөртүче Александр Каширов укучы якташларының белемнәрен арттыру җаен тапкан.

Ул һәркөнне, таләпчән әти-әни яки укытучы  шикелле, мәктәптән кайтучы укучыларның көндәлекләрен тикшерә. Бу көнне “4”ле алучылар өчен 17 сумлык билет 10 сум гына тора. Ә инде “5”ле алучылар өйләренә маршруткада бөтенләй бушлай кайта икән. Балаларның үзләрен әйткән дә юк инде, өлкәннәр дә моңа сөенеп туялмаганнар икән. Чөнки малай-кызларның укуы күзгә күренеп яхшырган.
Хәзер күп кенә балалар “4”леләрен күрсәтергә дә ояла башлаган, отличник булырга исәпләре ди. Юмарт Саша абыйны отличниклар саны арту куркытмый, киресенчә, ул андый тырышлар өчен тагын бер сюрприз-бүләк әзерләгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев