Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

8 март белән! /котлаулар/

8 март белән!Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сине шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җ...

8 март белән!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сине шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен.
*****
Әниләргә бәйрәмгә
Әниләргә бүләккә
Җылы биреп йөрәккә
Язгы нурлар иркәли,
Алтын нурын сипкәли.
Битләргә килеп куна,
Күңелләр назга тула
Килә җырлап аласы
Язда килә каласы.
Әниләр бәйрәмендә
Язның матур көнендә
Кошлар сайрый тирәктә
Җырлар кала йөрәктә.
Кадерле әңиләрне
Яраткан әбиләрне,
Гүзәл матур кызларны
Ягымлы ханымнарны.
Язның көннәре котлый,
Якты кояш бүләкли,
Бәхетле гөмер теләп
Язгы җил йөри уйнап.
Лилия Гиматдинова
*****
Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле!
*****
Бәйрәмегез белән!
Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
Дамир Әхмәтҗанов
*****
Хатын-кызга!
Кояш җылысы иңгәндер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз бардыр үзегездә.
Яз кояшыдай елмаеп,
Сөеп бер карасагыз,
Йөрәкләрне әсир итеп
Зиһенне чуалтасыз.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөләем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез
Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән.
Дамир Әхмәтҗанов
*****
Бәйрәм белән әниләр!
Бәйрәм белән әбиләр!
Апалар һәм сеңелләр!
Бик кечкенә бәбиләр!
Кызлар бәйрәме белән
Чын күңелән котлаем!
Кочагыма алыр өчен,
Каршыгызга атлаем.
Телим сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларның зурысын!
Мәхәббәтнең иң сафларын,
Уңышларның тулысын!
Озын гомер телим сезгә,
Юлларыгыз уң булсын!
Матур бәйрәм көнегездә
Теләкләр кабул булсын!
Гөлфия Гыйззәтова (Муртазина)
*****
08.03.18
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!
*****
Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята —
Яз килэ каршы алыгыз —
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!
*****
Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев