Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

8 Мартка үз кулларың белән ясалган открыткалар

Һәр әни яки әбигә баласы үз куллары белән ясаган бүләкне алу рәхәт. Бүген без сезгә төрле кул эшләнмәләрен ясарга өйрәтәбез. Аларны ясар өчен, мәктәпкәчә яшьтәгечә яки мәктәп яшендәге балага бераз олы...





Һәр әни яки әбигә баласы үз куллары белән ясаган бүләкне алу рәхәт. Бүген без сезгә төрле кул эшләнмәләрен ясарга өйрәтәбез. Аларны ясар өчен, мәктәпкәчә яшьтәгечә яки мәктәп яшендәге балага бераз олыларның ярдәме дә кирәк булачак. Бераз зуррак балалар мөстәкыйль рәвештә дә ясый ала.


1 вариант – «Кулымда чәчәк бәйләме»


Халыкара хатын-кызлар көненә ясалган открытканы аерым бүләк итеп тә биреп була. Шулай ук ул башка бүләк янына да куелырга мөмкин.


Бала кәгазьгә үзенең уч төбе тирәли карандаш белән йөртеп чыгып, килеп чыккан силуэттан менә дигән открытка ясап була.


Язгы чәчәкләр бәйләме ясар өчен, аерым чәчәкләрне кисеп, аларны бер-берсе белән ябыштырыгыз. Әзерләгән уч төбе силуэтына чәчәкләрне кертеп, бөгеп куегыз. Аннан соң гына ябыштырыгыз. Открытка әзер!


 




2 вариант: «Чәчәкле ваза»


Аны ясау бик җиңел. Чәчәкләр төрле диаметрдагы төсле түгәрәкләрдән ясалган. Ә ваза турыпочмаклык формасындагы кәгазьдән ясалып, открыткага беркетелгән.




3 вариант: «Мимоза ботагы»


Аны ясар өчен зәңгәр һәм сары төстәге кәгазь һәм кәгазь тишкеч (дырокол) кирәк булачак. Кәгазь тишкеч белән кәгазьләрне тишеп чыгабыз, аннары мимозаның ботакларын ясап куябыз. Кул эшләнмәсен тигез булсын өчен, үтүкләп куябыз.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев