8 яшьлек футболист - "запаста"!

Дөньяның иң яхшы футболитслары белән чагыштыру - бу зур бәхет, ләкин ул сирәк кемгә "эләгә". Ә 8 яшен тулыр-тулмас килеш бу бәхеткә ирешү - гел могҗиза! Билли Боб Брэйчер исемле егеткә бу бәхет тәтегән.

Оста туп тибүче һәм капкага берәүне дә "якын китермәүче" бу 7 яшьлек малайның уңышларын күреп, "Мюнхен" футбол командасының йолдызы Мануэль Нойерга тиңләп, "Мини Нойер" дип кушамат та такканнар.
Ләкин белгечләр ашыгырга киңәш итми - шулай яшьли зур өмет багълаган балаларның киләчәктә урта кул спортсменга әйләнү очраклары бихисап. Шуны күздә тотып данлыклы "Мюнхен" клубы тимерне кызуында сугып калырга булган - Билли Боб Брэйчер һәм аның ата-анасы белән контракт төзеп куйган. Бу килешүнең шартлары нигезендә малай үз кумиры белән бер клубта треннировкалар узачак.
Немецларның болай ник "ашыгуын" аңлар өчен менә бу видеоны карагыз: Билли Боб Брэйчер чыннан да йолдыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Җиһан йолдызы Һәркемнең тормышы әниле булсын! Алар – җиһан йолдызы.
    338
    0
    0
  • Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты Казан шәһәренең 14 нче гимназия укучылары иҗаты
    503
    0
    3
  • Әниләр – якты кешеләр 28 ноябрь – Россиядә әниләр көне. Әниләр көне уңаеннан  редакциябезгә укучылардан бик күп хатлар, рәсемнәр килә. Казан шәһәренең 11 гимназия укучылары  әниләренә сораулар биреп, журналист һөнәрен үзләштергәннәр, хикәяләр дә язганнар. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
    620
    0
    0