9-12 яшьлек балаларга нинди эшләр кушарга була?

Психологлар фикеренчә, балалар әти-әниләренә йорт эшләренә булышып үссәләр, алар үзләрен гаиләдә тулы хокуклы итеп хис итәләр, мөстәкыйль һәм җаваплы булырга өйрәнәләр.
Димәк, 9-12 яшьлек балаларга курыкмыйча түбәндәге вазыйфаларны тапшырырга була:
− үз бүлмәсен яки өй җыештыру;
− урын-җирне җыю;
− идән суырту яки юу;

− тузан сөртү;
− кер юу машинасы белән эшләү;
− юылган керләрне төрү;

− гади әйберләр үтүкләү;
− урын-җир кирәк-яракларын алмаштыру;
− исемлек буенча ашамлыклар алу;
− ашарга пешерергә булышу;
− җиләк-җимеш, яшелчәләрне чистарту,
− табын әзерләү;
− ашаганнан соң өстәл җыештыру;
− савыт-саба юу;

− газ плитәсен чистарту;
− кечерәк эне-сеңелләрне йокларга яткырырга булышу.
− йорт хайваны булса, аны карау;
− машина юу;

− ишегалды, бакча эшләрендә булышу;
− гөл, чәчәкләргә су сибү;
− чүпне чыгарып ташлау.
Шулай ук бу яшьтәге балалар өйдә ялгыз калырга курыкмаска, гади беренче ярдәм күрсәтә, берникадәр күләмдәге акчаны дөрес тота, үзенең яраткан шөгыленә җаваплы карый, юлны үзе генә чыга, җәяү кунакка яки билгеләнгән җиргә очрашуга бара, автобуста утырып йөри, әти-әнигә кайбер мөһим эшләрдә (мәсәлән, ремонт) булыша, үз эшләрен мөстәкыйль башкара, кием-салымын тәртиптә тота, төймә тага, мәктәп әсбапларын үзе җыя, вакытын дөрес бүлә белергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Бәрәңге җанашым яки Бәрәңге fest Г.Тукай әдәби музеенда икенче тапкыр Бәрәңге бәйрәме үтте
    182
    0
    0
  • Көектә – уңыш бәйрәме Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.
    222
    0
    0
  • Блогерлыкны эшкә санамыйлар Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.
    231
    0
    0