Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

9 майда Казанда узачак бәйрәм чаралары программасы

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасы билгеле булды.9 май, иртәнге 8.00 сәгатьтә, сугышчылар җирләнгән Арча һәм Архангельск зиратларында тантаналы тө...

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасы билгеле булды.

9 май, иртәнге 8.00 сәгатьтә, сугышчылар җирләнгән Арча һәм Архангельск зиратларында тантаналы төстә чәчәкләр һәм венок салу булачак.
9.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм Аналарга һәм Толларга монуметына чәчәкләр һәм гирляндалар салыначак.
Төп бәйрәм чаралары Меңъеллык мәйданында узачак.
09.45 сәгатьтә чара ике мең артист катнашында зур театральләшкән тамаша белән ачылачак. Аннан соң ике мең хәрби хезмәткәр һәм хәрби училищеда, кадет классларында, яшь армиядә тәрбияләнүчеләр катнашында Казан гаризоны гаскәренең парады булачак. Бәйрәм парады ахырында мәйдан буйлап механикалашкан хәрби техника узачак.
Көн дәвамында иртәнге 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Җиңү паркында халык күңел ачачак. Кунаклар өчен тематик мәйданчыклар оештырылачак, Россиянең 32 төбәгеннән килгән иҗат коллективы катнашында «Җиңү варислары» фестивале үтәчәк. Биредә «Фанфары Победы» дип аталган тынлы оркестр традицион балалар фестивале дә булачак. Бәйрәм сәхнәсендә беренче тапкыр «Жизнелюб» социаль проекты катнашучылары чыгыш ясаячак.
Бәйрәм программасы кичке 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк һәм бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Казан мэры Илсур Метшин белдерүенчә, 9 Май – үзенчәлекле бәйрәм. Мэр казанлыларны ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле хөрмәт күрсәтергә, аларны кайгыртырга һәм игътибарсыз калдырмаска чакырды.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев