Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь картингчылар олылардан ким ярышмый (ФОТО)

“Форсаж” картинг-үзәгендә балалар арасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг ярышлары узды. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган әлеге чара 2007 елдан башлап ел саен оештырыла. Б...

“Форсаж” картинг-үзәгендә балалар арасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг ярышлары узды. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган әлеге чара 2007 елдан башлап ел саен оештырыла. Бу юлы да башкалага бөтен республикадан иң яхшы яшь узышчылар җыелган иде.

Быел узышларда көч сынашырга республикабызның 18 шәһәр һәм районыннан 29 команда составында 191 узышчы-спорчы килгән.
– 11 ел эчендә вәзгыять бик тә үзгәрде: бу искиткеч спорт төре белән шөгыльләнүчеләр күбәйгәннән-күбәя, картинг мәйданнары арта бара, шартлар яхшыра. Әлеге матур, югары тизлекле спорт төре ярышларында катнашучылар исәбе дә арта. Быел ярышларда үз көчен инде 200гә якын малай-кыз сыный, – диде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.
Балалар автомобиль спорт клублары бүгенге көндә республикабызның 20дән артык районында эшли. Монда укучыларга машина йөртү тактикасы өйрәтелә, юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр уздырыла, малайлар һәм кызлар двигатель һәм автомобильнең нинди бүлекләрдән торуын тикшерәләр, мөстәкыйль рәвештә картингларны төзәтәләр.
Ярышларда 8 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнашты. Җиңүчеләр  8-12 яшьлекләр һәм 12-16 яшьлекләр арасында билгеләнде, шулай ук команда нәтиҗәләре буенча иң яхшылары ачыкланды.
Команда зачетында беренчелекне «Форсаж» командасы (Казан) алды. Зөфәр Җиһаншин һәм Таһир Ганиев үзләренең җиңүенә сөенеп туя алмый.
–  Мин картинг белән 6 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Тизлек ошый, аннары картинг белән мавыгуым миңа киләчәктә үсеп җиткәч чын машина йөртүдә ярдәм итәр дип уйлыйм. Ярышларда да инде беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Җиңүләр дә яулаганым булды. Әмма олылар арасындагы узышларда мондый җиңү беренче тапкыр, – дип сөйләде 12 яшьлек Зөфәр.
Ярышларны ябу тантанасында ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чыганак: Инетертат.ру
[gallery ids="928,927,926,929,930"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев