Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Адымнар» мәктәбе ата-аналар өчен татар теле курслары оештыра

Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Адымнар» күптелле белем бирү комплексы татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар өчен «Татар теле. Интенсив» курслары оештыра. Бу турыда мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов журналистлар белән очрашуда әйтте.

Татар теле курслары күптелле белем бирү комплексының Бондаренко урамында урнашкан бинасында 2021 елның 10 гыйнварыннан башланачак. Директор сүзләренчә, «Адымнар» мәктәбенең Инстаграм сәхифәсендә курслар турында барлык мәгълүмат, җаваплы кешеләрнең телефоннары бирелгән. Теләгән кеше языла ала.

«Беренче чиратта, үз укучыларыбызның ата-аналарын җыябыз. Буш урыннар калса, башка кешеләргә дә укырга мөмкинлек бирәчәкбез. Укулар кичке сәгать бишләр-алтылар тирәсендә булыр дип планлаштырабыз. Дәресләр бушлай булачак», — диде Айдар Шәмсетдинов.

Балаларны укытканда, ата-аналарның да татар теленә карата уңай тәэсирен тудыру максатыннан татар теле курслары 165нче мәктәп базасында 2017 елда башланып киткән. «Адымнар» күптелле комплексы оешкач та, бу эш дәвам иткән.

«Бүгенге көндә унар кешелек ике төркемебез бар. Аларны зурайту максаты куймыйбыз, чөнки тел өйрәнгәндә аудиториядә 10-12 кеше булуы хәерлерәк. Курсларның укучылары — татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар һәм үзебезнең укытучылар. Көн үзәгендә атнага ике мәртәбә укытучылар белән ата-аналар җыелып, рәхәтләнеп сөйләм телен үзләштерәләр», — диде Айдар Шәмсетдинов.

Яңа елдан көндез укырга теләүчеләр Бичурин урамындагы корпуска, ә кич белән — Бондаренко урамындагы бинага киләчәк.

«Курслар ярдәмендә телне өйрәнүгә кызыксыну уятып, аларның мөстәкыйль рәвештә дә эшләүләрен телибез. Безнең мәктәп ата-аналар өчен һәрвакыт ачык. Без алар белән аралашып, бер фикердә булып эшлисебез килә. Аннан башка баланы тәрбияләү бик кыен. Сер түгел, туган телен бөтенләй белмәүче ата-аналар да бар бит», — диде мәктәп директоры.

Көндезге курсларны алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гәрәева татар телен бөтенләй белмәүчеләргә башта төп, еш кулланыла торган сүзләрне өйрәтүен әйтте. Телне камилләштерергә теләүчеләр белән әдәби әсәрләр ярдәмендә эшлиләр. Укытучы сүзләренчә, белем алуга ихтыяҗ бар. «Кайбер кеше телне бераз белсә дә, сүзләр ялгыш әйтүдән ояла. Андыйлар бу курста эчке каршылыкларын җиңә», — диде Лилия Гәрәева.

«Балалар һәм өлкәннәр белән эшләү аерыла. Бер үк программалар куллансак та, дәрес барышында төзәтмәләр кертергә туры килә. Өлкәннәр өчен актуаль темага сөйләшкәндә, тел кагыйдәләрен кертеп җибәрергә тырышам. Мәсәлән, узган дәрестә Яңа ел котлавы язарга өйрәндек. Грамматикага да бераз тукталып киттек. Өй эшләре мәҗбүри түгел, ләкин сөйләм телен үстерүгә багышланган җиңелчә тестларга сылтамалар бирәм, шигырь өзекләре өйрәнеп килергә тәкъдим итәм», — дип аңлатты укытучы.

Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Фото министрлык сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев