Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Алда - иң көтелгән һәм яраткан җәйге каникуллар. Әмма каникулларда да куркынычсызлык турында кайгыртырга кирәк. Менә аларның берничәсе:

1.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шырпы белән уйнамаска.

2.Су коену кагыйдәләрен үтәргә. Өлкәннәрдән башка һәм тиешсез урыннарда су коенмаска. 

3.Юлларда уйнамаска.

4.Агачларга, биек урыннарга менмәскә.

5.Куркыныч хәл килеп чыкканда, кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә. Ашыгыч хезмәт номерларын яттан өйрәнергә. 

6.Чит кешеләр белән аралашмаска, ияреп китмәскә.

7.Баш киемсез кояш астында йөрмәскә.

8.Яшен вакытында агач астында тормаска.

9.Таныш булмаган үсемлек орлыклары, җимешләрен җыймаска. 

10.Электр приборлары белән сак булырга. 

Ялларыгыз күңелле узсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев