Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге табышмаклар

Табышмаклар – мәкальләр, әйтемнәр,сынамышлар белән бергә, – халыкның афористик иҗаты составына керәләр.

Ап-ак күлмәген кигән, 

Күлмәгенә тап тигән. 

Җәй башында җиләгемне 

Авыз итәрсез, дигән. 

(Каен)

 

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре,

Гел кояшка караганга

Кояш төсле йөзләре.

(Көнбагыш)

 

Төрле-төрле төстә алар, 

Бу төсләр каян килгән? 

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

(Чәчәкләр)

 

Нечкә яшел сабакта 

Юл буенда шар үскән. 

Кай арада җил искән, 

Ак шар очкан да киткән. 

(Тузганак)

 

Ялгыш кына тисәгез дә

Елатабыз, чагабыз.

Безгә үпкәли күрмәгез,

Шул — саклану чарабыз.

(Кычыткан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев