Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ак Барс" хоккей клубы капкачысы Эмиль Гарипов әти-әни сүзеннән чыкмаска куша

– Әтиеңнең көрәшче икә­нен беләбез. Син ничек хоккейга килеп эләктең?– Чыннан да, әтием Рамил – татарча көрәш буенча спорт остасы. Аның зур ярышларда җиң­гәне бар. Әмма минем көрәш белән шөгыльләнгәне...

– Әтиеңнең көрәшче икә­нен беләбез. Син ничек хоккейга килеп эләктең?

– Чыннан да, әтием Рамил – татарча көрәш буенча спорт остасы. Аның зур ярышларда җиң­гәне бар. Әмма минем көрәш белән шөгыльләнгәнем булмады. Ә хоккей Татарстанда беренче спорт төре санала. Мин аның белән алты яшемдә үк шөгыль­ләнә башладым. Башта мин сакчы идем. Начар уйнаганга, капкачы иттеләр. Чөнки капкага куярга башка кеше юк иде. Беренче матчларда 18-20 алка керт­тергән вакытлар булды. Га­дәттә, команда көчсезрәк булган саен, капкачы яхшырак була. Әнә шулай уйнап, әкренләп “Ак барс-2”­гә кадәр барып җит­тем. Аннары 17 яшьтә Әл­мәткә киттем, “Нефтяник” белән югары лигада чыгыш ясадым. Соңрак “Ак барс”ка кире кайттым.

– Иң авыр чор кайчан булды? Һәркем төп командага эләгә алмый. Хоккейдан китү теләге дә булгандыр.

– Миндә андый теләк булмады. Чөнки һәрвакыт әтием янымда иде. Ул үзе кырыс кеше, әмма миңа һәрвакыт ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Минем ике энем бар. Зуррагы хоккей белән шөгыльләнә. Ул да – капкачы. Әлбәттә, аңа да җиңел булмаячак.
%d1%8d%d0%bc%d0%b8%d0%bb

– Син – Казан егете, ә яшәү урының клуб базасында икән. Нигә анда калырга булдың?

– Чөнки анда күпкә җайлырак. Күнегүләргә барганда “бөке”дә утырасы юк. Әти-әнием шәһәр читендә яши. Аннан тиз генә килеп җитеп булмый. Әмма вакыт чыгу белән гаиләм янын ашыгам.

– Алар янына ашыкканда хоккей яратучы кызлар аптыратмыймы? Син бит хәзер башкаланың иң танылган кияү егетләреннән берсенә әвере­леп барасың.

– Бу миңа комачау итми. Урамда таныйлар, фотога төшәләр, автограф сорыйлар. Мин моңа ияләштем инде, барысы да тәр­типтә. Юлдан язмас өчен Аллаһы Тәгаләне яратырга, әти-әнине хөр­мәт итәргә һәм аларның сүзен тыңларга кирәк. Алар исә беркайчан да начарга өйрәтми.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
z3svahzzpkc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев