Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды Бөтендөнья балалар көненә багышланган бәйрәмгә чакыра

1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыг...


1954 елда Берләшкән Милләтләр Ассамблеясы бөтен илләргә Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү турында тәкъдим белән чыга. Бу көн барлык илләрнең берләшүе һәм балаларның үзара аңлашу мөмкинлегеннән чыгып, бөтен дөньяда балаларның уңай шартларда тәрбияләнүен күздә тота.




1959 елның 20 декабрендә әлеге ассамблея бала хокуклары турында декларация, ә 1989 елда шул ук хокулар турындагы Конвенцияне кабул итә.


17 нче ноябрьдән 1нче декабрьга кадәр "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә  «116.ru – Территория Детства» проектын башлап җибәрә.


Әлеге проектның төп идеясы булып коммерцияле булмаган оешмалар белән массакүләм агарту чараларын оештыру һәм республиканың балаларында актив гражданлык позициясен булдыру.


Проект кысаларында  «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»  фонды "Зарница" балалар фәнни-күңел ачу үзәгенә Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче, тулы булмаган гаиләдән, сәламәтлекләре чикле булган һәм азкеремле күпбалалы гаиләләрдән чыккан балаларны чакыра. Чара 160 кешегә исәпләнгән.


Үткәрү датасы һәм вакыты: 20 ноября 2016 г., 11:00-12:30 

Казан  шәһәре, Ямашев пр., 115а, «Казан Арена» стадионы, сектор С,  53 подъезд, Зарница" балалар фәнни-күңел ачу үзәге


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев