Акыллы портфель

Һәр кешенең бер генә тапкыр булса да мәктәпкә берәр уку әсбабын онытып барганы бардыр. Ә менә Хабаровск укучылары бу мәсьәләне хәл итү юлын тапкан. Унынчы сыйныф укучылары Игорь Пилипчук һәм Егор Соловьев портфельләренә махсус датчиклар урнаштырган. Алар бер генә китап-дәфтәрне дә оныттырмаячак. Чөнки әлеге датчикларда уку расписаниесе турында мәгълүмат саклана. Ә дәреслек һәм дәфтәрләргә егетләр QR-кодлар ябыштырып чыккан. Портфель җыйганда нәрсәнедер онытып калдырасың икән, датчик тавышлы сигнал бирә, барлык әсбаплар да урынында булса, дәшми.
Яңа уку елына мондый портфель турында күпләр хыялланадыр, шулай бит?!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.