Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алабугада кичке чаңгы юлы: 5 яшьтән алып – 73кә кадәр /фото, видео/

“Эссен Продакшн” җәмгыяте үзенең 20 еллыгын үзенчәлекле рәвештә билгеләп үтте – 6 март кичендә Алабугада чаңгы ярышлары уздырды. Бүләк фонды 150 мең сум булган бу чарада 250 чаңгычы җитезлектә көч сын...

“Эссен Продакшн” җәмгыяте үзенең 20 еллыгын үзенчәлекле рәвештә билгеләп үтте – 6 март кичендә Алабугада чаңгы ярышлары уздырды. Бүләк фонды 150 мең сум булган бу чарада 250 чаңгычы җитезлектә көч сынашты.
Оешманың кичке чаңгы ярышы уздыру нияте юктан гына тумаган, билгеле. Биредә спорт яратучылар хезмәт куя. Алар көче белән шәһәрнең Танай урманындагы чаңгы юлы яктыртылган – 150 яктырткыч урнаштырылган, 3,5 миллион сум акча тотылган. Шулай итеп, “Түбән Кама” милли паркы составына кергән Танай урманы тыюлык биләмәсендә 5 чакрымнан озынрак чаңгы юлы буйлап төнге сәгатьләргә кадәр шуу мөмкинлеге пәйда булган.


Яктыртылган чаңгы юлы баштарак предприятиедә эшләүчеләр һәм аларның якыннарының яраткан урынына әйләнсә, тора-бара бирегә шәһәр халкы да агыла башлаган. Җәен шушы ук трассада роликларда җилдереп булачак.
– Алабуганы тормыш стандартлары югары булган заманча шәһәр итеп күрәсем килә. Мин монда үстем, балачагым биредә узды, шәһәрдә яшәүчеләрнең барысын да беләм. Шуңа да шәһәр халкына кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Яктыртылган чаңгы трассасы һәм бүгенге чара шуның ачык мисалы, – дип хисләре белән уртаклашты “Эссен Продакшн” җәмгыяте генераль директоры Леонид Барышев.


...Кичке сәгать 5тә старт алган ярышларда Алабуга халкы гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм Зәй чаңгычылары да катнашты. Араларында профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр һәм балалар да бар иде. Иң яшь катнашучыга – 5 яшь булса, иң өлкән чаңгычы 73 яшьтә.

Ярышта җиңү яулаучылар гына түгел, һәр катнашучы бүләк һәм күтәренке кәеф белән китте.




Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев