Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алда безне ни көтә?

Билгеле булганча, фантаст язучылар киләчәкне фаразлау белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Жюль Верн әсәрләрендә метро һәм самолетлар бар, ә Артур Кларк клонлау турында язган иде. Кларк үзенең китапларында килә...

Билгеле булганча, фантаст язучылар киләчәкне фаразлау белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Жюль Верн әсәрләрендә метро һәм самолетлар бар, ә Артур Кларк клонлау турында язган иде. Кларк үзенең китапларында киләчәкне иң дөрес фаразлаучы язучы санала. Әгәр аңа ышансаң, киләчәктә безне менә ниләр көтә:

2009 ел. Ялгышлык белән атом бомбасы шартлаганнан соң Җир йөзендәге барлык атом-төш коралы юк ителә.2015 ел. Кургаш белән бакырның бәясе алтыннан ике мәртәбә кыйммәтрәк йөри башлый.2016 ел. Акча дигән нәрсә бетерелә. Бөтен дөнья өчен бердәм түләү чарасы – мегаватт-сәгать барлыкка килә.2020 ел. Кеше аңыннан калышмый торган ясалма аң уйлап табыла.2023 ел. Динозаврлар пәйда була.2025 ел. Кешенең баш миенә башка кешенең акылы белән кушылырга ярдәм итә торган махсус шлемнар барлыкка килә. Шлем пеләш башта гына эшли алганлыктан, парик бизнесы зур табыш китерә.2036 ел. Кытай дөньяда иң куәтле индустрия державасына әйләнә.2040 ел. “Универсаль репликатор” ярдәмендә чимал һәм мәгълүмати матрица белән теләсә нәрсә ясап булачак. Авыл хуҗалыгы белән промышленностьның кирәге калмый һәм алар юкка чыга. Кырлар чүп үләннәре белән каплана һәм шул рәвешле табигать үзенең элеккеге кыргый халәтенә әйләнеп кайта. Берәүгә дә эшләргә кирәк булмаячак. Барысы да күңел ача, укый, сәнгать белән шөгыльләнә.2050 ел. Эшсезлектән эче пошып, миллионлаган кеше йөз еллардан соң кабат яшәү өчен үзенең гәүдәсен туңдырып куя.2090 ел. Кешелек яңа боз чоры барлыкка килү куркынычы белән очраша. Парник эффектын көчәйтү өчен бөтен дөньяда казылма байлыклар яндырыла.2095 ел. Космик ракеталарның тизлеге яктылык тизлегенә якыная. Кеше йолдызларга барып кайта башлый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев