Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алексеевск районында "Сәләт" V Халыкара яшьләр форумы ачылды

10 июльдә Татарстанның Алексеевск районы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" V Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачылды. Быелгы форумның төп темасы - экология. Бу хакта "Сәләт" фондының башкар...

10 июльдә Татарстанның Алексеевск районы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" V Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачылды. Быелгы форумның төп темасы - экология. Бу хакта "Сәләт" фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов белдерде.
"Сәләт" - милләтне саклап калучы магнит кебек. Фестивальгә инде менә 20 ел. Биш ел элек Президентыбыз шушы җиргә килеп, "Сәләт" фестивален үз күзләрем белән күрмәгән булсам, ышанмас идем" дип белдерде. Монда чып-чын татар мохите хакимлек итә. Без монда барыбыз да гел татарча гына сөйләшәбез дип тә әйтеп булмый, чөнки биредә татарлар гына түгел, руслар, чуашлар да бар. Әмма үзеңне күрсәтергә телисең икән, әлбәттә, монда татар теле кирәк, чөнки кичке чаралар, төркемнәр эчендә аралашу, сөрәннәр күбрәк татарча. Ә уку-укыту программасына килгәндә, укытучыга кайсы телдә уңайлы, шул телдә сөйләсен. Иң мөһиме - белем, кызыклы мәгълүмат",- диде Тимур Сөләйманов.
Директор әйтүенчә, "Сәләт" лагерена килергә, икенче сменага эләгергә теләүчеләр арта. Моны җитәкчеләр биредә һәркемнең бер-берсенә бик ачык, рәхәт мохит хөкем сөрүе белән аңлата. "Балалар дуслашырга, күбрәк белем алуга, аралашуга тартыла. Без белемгә омтыла торган балаларны бергә туплап, шундый бер хәрәкәт булдырдык. "Сәләт" турында әйтсәк, бу безнең ел дәвамында эшчәнлегебезнең кульминациясе дип тә әйтергә була. Бу вакыйганы ел әйләнә көтәбез. "Сәләт" - балаларга үзен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек. Монда йөргән бала "Сәләт" принципларын якын күрә башлый. Безнең принципларның берсе - без яхшылыкка тартылабыз. Тәнкыйтьчелек безнең стиль түгел. Безнең стиль - анализ, фикерләү, үсеш. Безнең өчен форумга ата-аналарның да килергә теләп, ләззәт алып китүе күңелле", - диде Тимур Сөләйманов.
Ул монда академиклар, профессорлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре дә килүен әйтте. "Биләр тарихи җирлеге - яшь һәм өлкән буынның аралашуы өчен яхшы мөмкинлек. Без монда татар теле мохитен тудырырга телибез дидем. Әмма уңышлы булырга теләсәң, инглиз телен дә белергә тиешсең дип әйтәбез. Шуңа күрә бирегә ерактан инглиз телендәге белемнәре белән уртаклашырга теләүче белгечләр дә килә", - диде фондның башкаручы директоры.
Тимур Сөләйманов әйтүенчә, әйдаманнар да Биләргә килү өчен зур конкурс үтәләр. Ел дәвамында эшли торган әйдаманнар мәктәбендә катнашып, алар башта 18 көнлек сменада, аннары 5 көнлек форумда үзләренең оештыру сәләтен күрсәтә. Тимур Сөләйманов форумга гаиләләре белән "Сәләт" ветераннары да җыелганын, "сәлкеш"ләрнең балалары өчен "Бәләкәч" мәйданчыгы эшләвен, иң кечкенә балага 4 ай гына булуын билгеләп узды.
Быелгы форумның төп темасы - "Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә" дип атала.  "Без аерым министрлык, ведомстволарның игътибары белән генә түгел, ә экология өлкәсендә бергәләп хәл итү соралган мәсьәләләр әле күп дип саныйбыз. Экология темасы - Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда өстенлекле тема. Бернинди аерым конкурслар, проектлар белән генә экологик вазгыятьне үзгәртеп булмый. Без табигатькә башкача карашы, мөнәсәбәте булган яшьләр катламын формалаштыра алабыз, тик бу озак һәм катлаулы процесс. Быел "Сәләт" форумында экология темасын баш тема итеп билгеләп, бу мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирә башлыйбыз. Тик бу киләсе елда экология темасын онытып, башка юнәлешкә күчәбез дигән сүз түгел. Ул дәвам иттереләчәк. Бүген экология темасы белән чын-чынлап яшәү мохитен булдырмый торып, экологик вазгыятьне үзгәртеп булмаячак", - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.
Фонд җитәкчесе әйтүенчә, монда чүпне сортларга аерып җыю оештырылган, аны чыгарып эшкәртергә ризалашкан партнерлар да табылдыган. "Без экология турында гел ишеттереп торырга телибез - билгеле бер музыка астында флеш-моб оештырыла. Форумның радиосында бу хакта игълан ителә. Ул ничегрәк узамы - әйтик, кемдер җирдән кәгазь алып ташлый, кемдер якты вакытта янып торганифонарьны сүндерә. "Эко-Татарстан" чатырында аерым мастер-класслар, очрашулар уза. Анда ТР Фәннәр академиясеннән, югары уку йортларыннан экология белән шөгыльләнүче галимнәр чакырыла. Түбәсенә кояш батареялары куелган "Эко-йорт" урнаштырылган. Яшьләр яшел энергиянең якында булуын аңларга тиеш", - диде Тимур Сөләйманов.
Игътибарны җәлеп иткән нәрсәләрнең тагын берсе - яшьләр велосипед педальләрен әйләндереп, үз энергиясе белән телефонына яки гаджетына заряд өсти. Өйнең түбәсе кояш панельләрен хәтерләтә. Бу түбәдә "ветряк" урнаштырылган, тәрәзә урынында - "яшел энергия" белән гаджетларны тулыландырып торучы җайланмалар. Теләге булган һәркем велосипед педальләрен әйләндереп, үз энергиясен кояш һәм җилнекенә куша ала. Экология темасына аерым кичке тематик чаралар да үткәрелә. Экраннарда әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булуны сорый торган төрле видеороликлар күрсәтелә. Тимур Сөләйманов бу юнәлештә теләктәшлек күрсәткән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына рәхмәтен җиткерде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, 13 нче июль көнне форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ табигый ресурслар һәм экология министры С. Донскойның да килүе көтелә
[gallery size="full" ids="1685,1686,1687"]
Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев