Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алия Мостафинаның әтисе: "Кызым рейтингка керергә лаек"

Фәрхәт Мостафин фикеренчә, татарлар арасында лаек кешеләр күп, әмма бик күпләр әлегә күләгәдә кала бирә.Иорданиянең Әмман шәһәрендәге Король ислам стратегик тикшеренүләре институты 2017 елга 500 иң аб...

Фәрхәт Мостафин фикеренчә, татарлар арасында лаек кешеләр күп, әмма бик күпләр әлегә күләгәдә кала бирә.


Алиянең әтисе, СССРның грек-рим көрәше буенча атказанган спорт мастеры Фәрхәт Мостафин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында исемлектә кызының бу исемлеккә керүе белән шат булуын белдерде: “Ул моңа лаек дип тапканнар икән, димәк, шулай булырга тиеш. Исемлеккә лаек кешеләрне туплаганнардыр дип уйлыйм”, - диде ул.

Фәрхәт Мостафин кызының барлык уңышларын да яхшы эш нәтиҗәсе итеп кабул итүен әйтте. “Максат һәм хезмәтне ярату булса, барысына да ирешергә була. Сәләте күбрәк булганнар тизрәк уңышка ирешә, сәләте азрак булса – соңрак. Әмма шушы сыйфатларың булса, һәрвакыт уңышка ирешәсең.”
Фәрхәт Мостафин фикеренчә, татарлар арасында лаек кешеләр күп, әмма бик күпләр әлегә күләгәдә кала бирә. “Күпләрнең уңышлары күренми кала”, - дип, борчылуын белдерде ул. Фәрхәт Мостафин үзенең тамырларын онытмавын әйтте. “Алия элегрәк туган авылыбызга (Түбән Новгород районы Рбишчә авылы - Т.И.) гел кайта иде. Спорт белән ныклап шөгыльләнә башлагач, вакыты юк. Ә без җәй саен шунда китәбез. Алия быел Олимпиададан соң шунда киткән иде. Ватаныбызны онытмыйбыз”.

Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев