Алмалы, эремчекле запеканка

Кирәк булачак: 500әр г эремчек һәм чистартылган алма, 3 йомырка, 50 г эретелгән атланмай, ½ лимон кабыгы, ½ кап разрыхлитель, 150 г шикәр оны, 80-100 г йөзем, 2 аш кашыгы манный ярмасы, ванилин.
Пешерү тәртибе: Юка телемләп туралган алманы майланган табага тигез итеп салырга.
Лимон кабыгын угычтан уарга.
Эремчеккә йомырка сарысы, лимон кабыгы һәм ванилин салып тугларга. Аннан разрыхлитель сибелгән манный ярмасы, атланмайга өстәп, яхшылап болгатырга.
Йомырка агына шикәр оны (120 г) өстәп, күпертергә.
Эремчекле массага йөзем һәм аз-азлап күпертелгән йомырка агын өстәргә, болгатырга. Аннан алма өстенә салып, кашык белән тигезләргә.
170 градуска кадәр җылытылган духовкада өсте алтынсу төскә кергәнче, якынча 40-50 минут тотарга.
Бераз суынгач, өстенә калган шикәр онын сибәргә һәм җылы килеш табынга бирергә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне