Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз

Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.  

Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.  

Онлай-очрашуда укучылар бүгенге көндә иҗат итүче танылган язучы-шагыйрьләр белән очрашачак, язучының тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе, киләчәккә планнары белән таныша, иң мөһиме – үзләрен кызыксындырган сорауларны мультимедиа үзәгенә килгән кунакка турыдан-туры бирә алачак! Иң кызыклы сорау авторына кунакның бүләге дә бар.  Разил Вәлиев, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова, Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон – бу очрашуга чакырылган әдипләрнең кайберләре генә. Барлыгы 12 язучы-шагыйрь белән очрашу үткәрелә. Очрашуларда катнашкан укучы иҗади эш – «Балачак әдипләре» дип исемләнгән җыентык әзерләп, бәйгедә дә катнаша ала.  Ә ноябрь ахырында иҗади эшләрнең иң уңышлылары сайланып алынып,  авторлары тантаналы рәвештә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнәчәк.

Беренче онлайн очрашу 19 гыйнвар көнне сәгать 13.00 дә язучы, журналист, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы,  Шәйхи Маннур (2001), Абдулла Алиш (2007), Шәүкәт Галиев (2022) исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев белән була.

Сезне әлеге онлайн очрашуда катнашырга чакырабыз. Очрашуда катнашырга теләүчеләр

Телеграм каналга кушылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев