Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Алтын каләм» фестивале

XXIX «Алтын каләм» фестиваленә быел 356 гариза килгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча фестивальдә катнашу хокукына Татарстанның төрле почмакларыннан медиа өлкәсендә актив шөгыльләнүче 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге 106 укучы һәм студент кына ия булган.

Фестиваль онлайн һәм офлайн форматларда уза. Программа үз эченә 8 индивидуаль һәм 2 коллектив номинацияне ала. Биредә катнашучыларны блогерлар белән очрашулар, практик остаханәләр һәм үз медиапродуктларын тәкъдим итү көтә.
Моннан тыш, катнашучылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына һәм КФУның Югары журналистика мәктәбенә, «Татарстан» ДТРК, ТНВ, «Шаян ТВ»га, «Болгар радиосы» Радио мәйданчыгына, «Вертолет» яшьләр үзәгенә экскурсияләргә дә бара алачак.
«Алтын каләм» җиңүчеләре югары уку йортында медиа юнәлеше буенча укырга Гран-при–сертификат һәм индивидуаль номинацияләрдә лауреат дипломнары белән махсус бүләкләр алачак.

Илсөяр Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев