Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Алтын каләм” яшь журналистларны җыйды

“Алтын каләм-Золотое перо” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел 25нче тапкыр үткәрелә. Анда Татарстанның 35 районыннан 120 яшь журналист катнаша.

“Алтын каләм-Золотое перо” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел 25нче тапкыр үткәрелә. Анда Татарстанның 35 районыннан 120 яшь журналист катнаша. Башка еллардан аермалы буларак, быел фестиваль программасына ике яңа юнәлеш кертелгән. Яшь журналистлар SMM һәм видеоблогинг өлкәләрендә дә көч сынашачак. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән 200дән артык гариза кабул ителгән. Жюри аларның 120сен сайлап алып, бу авторларны Лаеш районындагы “Волга” яшьләр үзәге базасына чакырган. 15 августта фестивальдә 25нче тапкыр җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев