Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталын ремонтка тотарга рөхсәт бирмәкчеләр

Хәзерге вакытта Ана капиталын ипотекага юнәлтергә була. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, күпләрнең ипотека алырга теләге юк яки кыюлыгы җитми. Ә менә булган торакны төзекләндерү турында хыялланучылар күп.

Бөтенроссия халык фронты Ана капиталын фатир яки йортны төзекләндерүгә тотуны рөхсәт итүләрен сорый. Якын арада бу мөрәҗәгатьне Хөкүмәткә юллаячаклар. Иҗтимагый палата уздырган тикшеренүдән күренгәнчә, күп кенә гаиләләр (сораштыруда катнашучыларның 46 проценты) нәкъ менә ремонт турында хыяллана икән. Ана капиталы акчасына автомобиль алырга теләүчеләр – 44 процент.

Хәзерге вакытта Ана капиталын ипотекага юнәлтергә була. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, күпләрнең ипотека алырга теләге юк яки кыюлыгы җитми. Ә менә булган торакны төзекләндерү турында хыялланучылар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев