Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Аноним "почмак"ка килгән сорауга җавап

Аноним "почмагыбызга" хатлар килә башлады,дуслар!  Менә беренче сорауны һәм аңа карата психолог киңәшен тәкъдим итәбез."Исәнме, "Сабантуй"! Быел мин 8 нче сыйныфны бетерәм. Киләсе ел - имтиханнар елы....

Аноним "почмагыбызга" хатлар килә башлады,дуслар!  Менә беренче сорауны һәм аңа карата психолог киңәшен тәкъдим итәбез.
"Исәнме, "Сабантуй"! Быел мин 8 нче сыйныфны бетерәм. Киләсе ел - имтиханнар елы. Мәктәптән  соң укырга керү дә, имтиханнар дигән сүзне ишетергә дә теләмим! Куркыта. Быелдан ук үземне шулай тотсам, киләчәктә нишләрмен? Үз-үземә ышанычны ничек булдырырга? Имтиханнарны тапшыра алмасмын кебек. Киңәш бирегез!"

Психолог киңәше: «Имтиханнан курку». Һәркем бу авыруны азмы-күпме кичергән булса кирәк. Әлеге курку физиологик, эмоциональ, когнитив факторларның җыелмасын үз эченә ала. Алар имтихан алдыннан стрессның сәбәпчесе булып тора, ә стресс исә игътибарны, планлаштыру сәләтен һәм академик өлгерешне боза, начар нәтиҗәләргә китерә. Әмма, шунысын онытма: имтихан - ул синең тормышыңнын бер этабы гына. Хәзер синең өчен иң мөһиме - тынычлану, борчылудан туктау. Гомумән, вакытыннан алда каушый башлагансың! Белемең юк түгелдер, имтихан бирәсе фәннәрне бүгеннән үк тирәнтен өйрәнә башла. Киләсе елда җиңелрәк булыр, вакытны экономияләү ягыннан да отышлы. Тагын бер киңәш әйтеп китәсе килә: авыр чакта сезгә ярдәмгә килер кешеләр барлыгын онытмагыз. Белгечләргә мөрәҗәгать итүдән дә курыкмагыз. Килеп туган проблемаларыгыз белән күзгә-күз калмагыз, ә бергәләп чишү өчен якыннарыгыз белән бүлешегез. Аннан, авырлыкларны җиңүдә спортның һәм башка яраткан шөгыльләрнең дә ярдәме зур. Иң мөһиме – киләчәктә зур максатлар куеп, шуңа омтылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев