Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Апрель саны дөнья күрде!

Социаль челтәрләрдә көнгә ничә сәгать утырырга ярый? Нинди пароль ышанычлырак? Телефоныңа: «Лотереяда җиңдең!» – дип хәбәр килсә, нишләргә?

Социаль челтәрләрдә көнгә ничә сәгать утырырга ярый? Нинди пароль ышанычлырак? Телефоныңа: «Лотереяда җиңдең!» – дип хәбәр килсә, нишләргә?

Бу сорауларга ничек җавап бирергә белми аптырап калдыңмы? Тизрәк «Сабантуй» журналының апрель санын укы! Ул социаль челтәрләргә, аларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә багышлана. «Сабантуй» сине 7 яшьлек блогер Эмилия белән таныштырыр, социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре якларын ачыкларга булышыр, карандаштан штатив ясарга өйрәтер, уйнатыр, уйлатыр, укытыр, көлдерер. Әле иҗатка да этәрер!

Иҗат дигәннән, «Сабантуй» журналы яңа бәйге игълан итә. «Әбием киңәшләре» дип аталучы бу бәйге якын кешеңне бөтен дөньяга таныту өчен менә дигән мөмкинлек! Моның өчен нишләргә кирәклеген, шулай ук, журналның апрель саныннан белә аласың.

Менә шундый кызыклы бәйгеләр, яңалыклардан хәбәрдар булу өчен, әлбәттә, «Сабантуй» журналына язылырга да кирәк. 14 апрельгә кадәр аңа ташламалы бәядән язылып кал. Журнал белән бергә өеңә бәйрәм килер! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев