Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ат турында кызыклы фактлар

Ат турында кызыклы фактлар:Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынга рәсемнәр сөйли.Җир шарында бу...

Ат турында кызыклы фактлар:
Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынга рәсемнәр сөйли.
Җир шарында бу хайванның иң кыска сүз белән атап йөртүчеләре – төрки халык, татарлар. Без аны “ат” дибез. Иң озыны Көньяк индеецлары телендә - “Оквилауп акламарукоаллунакланата”.
Ат төшне төсле итеп күрә.
Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
Ат күз, борын, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы күзен чакмый.
Атның иң куркыныч җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләп умарта корты һөҗүм  итсә, ул үләргә мөмкин.
Ат басып йоклый.
nsportal.ru
ат3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев