Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ата – аналар көндәлегенә. Балага боерык бирергә ярыймы?

Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен б...

Кайбер ата – аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: ”Мин нәрсә әйттем?..”, “Нәрсә кушсалар, шуны эшлә” һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.
Гаилә “колы”н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.
 Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул  чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).
Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).
Тәрбия өлкәсендә төп алым – ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.
Әти - әниләргә киңәшләр. Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?
Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак – савыт юамы, дәрес хәзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер;
Аны мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз,...;
Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз;
Һәрвакыт : “Син дөрес”, “Синең белән килешәм”, диегез. Бу балада хөрмәт тәрбияли;
Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүен булдырыгыз.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев