Бала әтисен һәркөнне эшкә күз яшьләре белән озата, нишләргә?

* Балагыз сезгә нәрсәгәдер үпкәләп, әтисенә генә сарыла, яныгызга да килми икән, тынычланыгыз һәм берәр яраткан эшегез белән шөгыльләнегез: китап укыгыз, дус кызыгызга шылтыратыгыз, телевизор карагыз... Сезнең күтәрелеп бәрелмәвегезне күреп, баланың ачуы шунда ук сүреләчәк.
* Әлегә «яраткан» кешеләр исемлегендә сез икән, баланы вакыт-вакыт әтисе белән икәү генә дә калдыргалагыз – аларга бер-берсенә якынаерга мөмкинлек бирегез.
* Бала әтисен һәркөнне эшкә күз яшьләре белән озата икән, моны үзегез өчен фаҗигагә әйләндермәгез. Балага аның хисләрен аңлавын күрсәтсәгез әйбәтрәк булыр: «Әйе, җимешем, әтиеңне җибәрәсе килмәвеңне беләм, тик аңа бит эшкә барырга кирәк. Аның каравы, мин көне буе синең яныңда!»
* Үз-үзегезгә, үз көчегезгә ышанычыгыз җитеп бетмичә, борчыла башлыйсыз икән, бала моны шунда ук сизәчәк. Һәм, ярдәм кирәктә, инстинкт буенча, сезгә түгел, ирегез янына барачак.
* Әтисе белән әнисенең кайсы аны тынычландыра ала, балага шуның янында рәхәтрәк.
"Сөембикә" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч