Ата капиталы кирәк

Россия халкының 83 проценты шундый фикердә. Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге Әтиләр көне уңаеннан сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның күпчелеге әтиләрне дәүләт ныграк якларга, алар турында кайгыртырга тиеш, дигән фикердә. Әйтик, күпләр өченче баласы туган ир-атларга ата капиталы бирергә тәкъдим итә. Тик бер шарт белән: өч бала да бер рәсми никахлы гаиләдә туарга тиеш. Моннан тыш, бала тугач, әтиләргә бер атна түләнә торган ял бирергә кирәк, дигән тәкъдим дә бар.
Россия халкы фикеренчә, хәзерге әтиләр балаларын күбрәк тыңлый, аларның тормышы белән кызыксына, мәхәббәт аңлатырга да кыенсынмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Тәмле сан «Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.