Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җаваплы һәм бәхетле мөхәррир!

Җаваплы һәм бәхетле мөхәррир!

«Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXV Республика конкурсының икенче турына узган катнашучылар  исемлеге билгеле. «Быел барлыгы 142 гариза кабул ителде.  Икенче турга 51 катнашучы үтте, шуларның 18е финалга чыкты. Экспертлар 12 номинация буенча рус телендә 718 һәм татар телендә 978 эш карады. Быел «Бәллүр каләм» бәйгесенә нигез салынуга 25 ел. Җиңүчеләрне «Пирамида» комплексында 5 августта бүләкләячәкбез», – ди оештыручылар.

«Бәллүр каләм»  бәйгесенең икенче турга үтүчеләр исемлегендә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина да бар. Ул «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә катнаша. Зилә Фәйзуллина – матбугат юлыда 13 ел хезмәт куючы шәхес. Башта «Салават күпере», ә инде соңгы өч елда «Сабантуй» журналларын җитәкли. Аның кул астында егермегә якын хезмәткәр, чын мәгънәсендә көчле команда, бүгенге буын балаларында татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куячы иҗат төркеме эшли.

«Мин «Салават күпере» белән бергә үстем дисәм дә, ялгыш булмас. Чөнки әтием, язучы Зиннур Хөснияр, аңа миңа ике яшь вакытта нигез салган. 2009 елда, югары уку йортын тәмамлагач, әти мине җәй көне: «Журналда социолог буларак бераз эшләп ал әле», – дип, редакциягә җәлеп итте. Мин, балалар бакчаларына  йөреп, төрле сораштырулар үткәрдем. «Балалар журналы нинди булырга тиеш?», «Балаларга нәрсәләр кирәк?» дигән сорауларга җавап эзләп, үзем дә сизмәстән бу басмага гашыйк булдым. Һәм әкренләп журнал минем тормышыма ныклап үтеп керде. Әти белән бергәләп, яңа сәхифәләр, яңа геройлар уйлап табып, журналны тагын да кызыклырак итү өчен тырыштык. Аның тышкы ягына да, эчтәлегенә дә яңалыклар кертергә омтылдык.  Бүгенге көндә «Салават күпере»  журналы татар басмалары арасында иң күп тиражлы журнал. Хәзер безне 15 мең татар гаиләсе укый.  Кече яшьтә, әле дөньяны  танып кына белүче балалар журнал аша әйләнә-тирә белән танышалар, төсләр, фигуралар, җәнлекләрне өйрәнәләр.  «Салават күпере»   хәзер тәрбиячеләр, ата-аналар өчен менә дигән кулланма әсбап ул. Ә  «Сабантуй»  журналы минем канат астында күптән түгел генә. Кыска гына вакыт аралыгында журнал үзгәрешләр кичерә. Бүгенге заман балалары тәләпләренә туры килгән, аларның ихтыяҗларын канәгатьдерә алырлык журнал чыгару җиңел эш түгел. Чөнки, хәзер мәгълүмат алу каналлары күп. Интернет, соцчелтәрләр – болар барысы да «Сабантуй» укучылары куллана торган каналлар. Әгәр «Салават күпере» журналын әти-әниләр сабыйлары белән бергә укыса, «Сабантуй»ны 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен эшлибез. Максатыбыз – «Салават күпере» укучыларын киләчәктә «Сабантуй»га алып килү. Ә инде «Сабантуй» үз чиратында шул укучыларны югалтмыйча башка басмаларга җиткерергә тиеш. Татар телендә укый, аңлый һәм фикер йөртә алырлык балалар тәрбияләү – безнең төп максатыбыз. Шул максатка ирешү өчен, командабыз белән тырышып көч  куябыз», – ди баш мөхррир.

Әйе, хәзерге заман көнләп түгел, минутлап үзгәрә. Татар басмаларына да бу үзгәрешләрдән артта калырга ярамый. Замана баласы күп мәгълүмат эшкәртүгә сәләтле, күп белергә омтылучан. Тирә-юньне сурәтләр, видеолар аша кабул итәләр.  Журналлар балаларга кирәкле булсын өчен, алар замана баласыннан калышмаска, аның белән бер тизлектә атларга тиеш. Ә моның өчен мөмкинлекләр бик күп. «Интернет безнең тормышыбызга әкрен генә үтеп кергән чорда без хәтта журналның сайты булуына да каршы идек. Тик замана үзгәрә. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк. Йә без Интернет белән дуслашабыз һәм балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә  татар телендә файдалы контентлар тудырабыз. Йә заманадан артта калабыз, безнең белән меңләгән бала да арттка калачак. Башка юл юк. Интернет – чиксез белем дәрьясы ул. Аны бары тик дөрес куллана белергә генә кирәк. Журналларыбыз да бүгенге көндә чып-чын мультимедиа басмага әверелде, алар видео материаллар белән баетылып чыга. Журналның эчтәлеге баетылу табигый рәвештә аның тиражы артуга да китерә.  Киләчәктә бу юнәлештә эш алып барылачак»,  – дип планнары белән бүлеште Зилә Фәйзуллина.

Татар телендә мультимедиалы журналлар чыгару белән беррәттән, редакцияләр тагын бер юнәлеш – китап чыгару өлкәсендә дә эш башлады. Татар телле буягычлар сериясе, «Күңелле әлифба», күпләгән әкият китаплары, «Башваткычлар»  – бу нәшер ителгән китапларның кайберләре генә. Алга таба да бу юнәлештә зур эш  алып барылачак, дип белдерә Зилә Зиннур кызы.

«Балалар журналлары «Салават күпере» һәм «Сабантуй» – минем тормыш рәвешем. Алар – минем гаиләм, дусларым, укучыларым. Татар телендә балалар өчен басмалар чыгара алу – чын мәгънәсендә бәхет һәм зур җаваплылык ул. Әгәр дә без татар гаиләләре, татар баласы өчен файдалы эш башкарабыз икән, бу олы бәхет», – ди «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясенә 100% лаек Зилә Фәйзуллина.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев