Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Автобус йөртүче салонга кергән ир белән баланы вакытында күреп калып, фаҗигане булдырмый кала

Калифорниядә яшәүче Тим Уотсон автобус йөртүчесе булып эшли һәм көн саен Сан-Францискога пассажирлар йөртә. Беренче карашка аның эше берни белән дә игътибарны җәлеп итми, тик көннәрдән беркөнне ул чын...

Калифорниядә яшәүче Тим Уотсон автобус йөртүчесе булып эшли һәм көн саен Сан-Францискога пассажирлар йөртә. Беренче карашка аның эше берни белән дә игътибарны җәлеп итми, тик көннәрдән беркөнне ул чын геройга әверелә!
Фото: ofigenno.com
Бер эш көнендә, Милпитас шәһәрендә автобуска сәер пар керә, автобус йөртүченең карашы шунда ук аларга төшә: 20 яшьлек егет елап, куркып беткән кечкенә баланы җитәкләп керә.
- Бала бик куркынган булганга, күңелем берәр начар хәл булганын сизде, - дип исенә төшерә герой. Озак та үтми йөртүченең шикләре раслана.
Үзәк китапханәдә берәр сәгать элек 3 яшьлек малай урланганы хакында радиодан хәбәр итәләр. Әнисе бер минутка гына борылган арада, малай инде юк була. Шаһитлар баланы ниндидер кара тәнле егет белән күрүләрен белдерәләр. Аннары диктор шушы егет белән баланы тулысынча сурәтләп күрсәтә.
- Алар салонның иң ахырында утырганга күрә, малайның сурәтләүгә туры килү-килмәвен күрә алмадым. Артык шикләр уятмый гына тикшереп карау өчен хәйләләргә туры килде, - дип сөйли Тим Уотсон.
Ул телефоннан сөйләшкән кыяфәт ясый. Янәсе, аңа рюкзагын онытып калдырган пассажир шалтырата. Автобус йөртүче бу хакта пассажирларга хәбәр итә һәм багаж киштәләрен карый-карый салонның артына китә, урындык асларына күз төшерергә дә онытмый. Аның чын максаты – баланың аяк киемен карау булган икән.
- Радиодан баланың ни кигәнен, тышкы кыяфәтен әйбәтләп сурәтләделәр. Йөртүче урыныннан барысын да күреп булмаганга, югалган бала икәненә тулысынча инана алмадым. Тик аның шакмаклы шорты һәм кызыл сандалидан икәнен күргәч, шикләргә урын калмады, - дип дәвам итте герой.
Тим Уотсон урлаучыга да, балага да үзенең аңлаганын сиздертми. Югалган рюкзакны тапмаган булып, кире урынына барып утыра.
Кузгалып киткәч полициягә шалтыратып, аларның автобуста булуларын хәбәр итә. Киләсе Фримонттагы тукталышта җинаятьче кулга алына. Җинаятьче – Питсбургтан 23 яшьлек, йортсыз-җирсез Альфонсо Эддингтон булып чыга.
Менә шулай гади автобус йөртүче геройга, ә малайның әнисе иң бәхетле анага әверелә. Янәшәдәгеләргә битараф булмыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев