Автобустан төшермәсләр, ләкин өйгә кайтарырлармы?

Олылардан башка гына автобус һәм башка транспорт чараларында баручы билетсыз балаларны төшереп калдыру очраклары ешайганнан соң, яңа карар чыгарырга булганнар.

Россиянең транспорт министрлыгы яңа карар буенча билетсыз һәм олылардан башка баручы балаларны җәмәгать траспортыннан төшереп калдыруны тыймакчы.
Яңа кагыйдәләр буенча билетсыз баручы балигъ булмаган баланың "сәфәрен" түләүне барыбер ата-аналарга йөкләячәкләр. Түләүсез баручы баланы транспорттан төшереп калдырмаслар, ләкин ул үзе теләгән тукталышка кадәр бара алмаячак - аны ахыргы тукталышка кадәр китереп җиткерәчәкләр. Һәм шунда бала транспорт оешмасының администрациясе белән үз әти-әнисен көтәчәк. Алар автобус паркына килеп, бала өчен түләүне түләгәннән соң гына, бала җибәреләчәк.
Бу кагыйдәләргә үзгәреш кертүне билетсыз балаларны кышкы салкында, кичке караңгыда, яки кирәкле тукталыштан еракта берүзләрен төшереп калдыру очраклары ешайганнан соң, кирәк дип тапканнар. Балаларны тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килү очракларын булдырмау өчен бу ысул кулай булыр дип ышаналар белгечләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.