Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыру эләктермим дисәң...

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик чиктән 8,5 процентка кимрәк.Ә менә иң күп авыручылар саны Себер шәһәрләрендә икән. Грипп һәм ОРВИ эпидемиясенең югары ноктасы Россиянең 24 шәһ...

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик чиктән 8,5 процентка кимрәк.

Ә менә иң күп авыручылар саны Себер шәһәрләрендә икән. Грипп һәм ОРВИ эпидемиясенең югары ноктасы Россиянең 24 шәһәрендә инде үтелгән, 5 шәһәрдә әлегәчә дәвам итә. Европа илләре арасыннан ОРВИ, грипп белән авыручыларның иң күбесе - Болгариядә.
27 февральдән 5 март аралыгында Татарстанда ОРВИ белән авыручы 22 204 кеше теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 53 процентка арткан. Республикабыз территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар эпидемик чиктән 8,5 процентка кимрәк икән. Бу турыда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ОРВИ эләктергәнеңне түбәндәге билгеләр буенча аңлап була: температура 37,5-38,5°C ка кадәр, баш авырту, томау (насморк), тамак авырту, йөткерү, туңу, хәлсезлек һәм йокы килү.
Грипп булганда исә: температура 39-40°C ка җитә, ул 3-4 көнгә сузыла, томау артык көчле булмый, авырый башлаганның икенче көнендә, гадәттә, көчле ютәл башлана, хәлсезлек, баш авырту, ярсынучанлык, йоклый алмау күзәтелә.
Вирус эләктермәү өчен бу киңәшләрне истә тоту зарур:
- бүлмәне җилләтергә: бу - вируслардан котылуның иң кулай ысулы;
- прививка ясатырга: сентябрь-октябрьдә прививка ясатучылар, авырсалар да, моны күпкә җиңелрәк кичерәчәкләр;
- яшелчә, җиләк-җимеш ашау: организмны витамин белән тәэмин итәргә булышыр;
- кулны ешрак юарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев