Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Аяз Фазлыев: “Укырга һәм санарга үзлегемнән өйрәндем”

Аяз быел беренче сыйныфка укырга бара. Аязның әти-әнисе икесе дә җырчы – Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Аязны да сәхнәдә күргәнегез бардыр, бәлки.- Аяз, мәктәпкә барасың киләме?- Килә. Ләкин мин анда ничек...

Аяз быел беренче сыйныфка укырга бара. Аязның әти-әнисе икесе дә җырчы – Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Аязны да сәхнәдә күргәнегез бардыр, бәлки.
- Аяз, мәктәпкә барасың киләме?
- Килә. Ләкин мин анда ничек укыйсың әле аңлап бетермим. Мәктәпкә йөри торган букчаны әни белән күптән алган идек инде. Өйгә кайту белән анда дәфтәрләрне, каләмнәрне тутырып та куйдым.
- Укый, саный беләсеңме соң инде?
- Әйе, үзлегемнән өйрәндем. Телевизордан бик күп кызыклы тапшырулар карыйм. Анда укырга, санарга, төрле мисаллар чишәргә өйрәтәләр. Казандагы 149нчы лицейга курсларга йөрдем. Сыйныф җитәкчебез Алсу апа Исламова булачак. Сыйныфташларым белән дә таныштым. Барлыгы 32 бала укыячакбыз. Алар белән теләп аралашам. Барысы да ошый.
- Мәктәп өегездән ерак урнашканмы?
- Без башта башка җирдә яши идек. Әтиләр укырга йөрергә җиңелрәк булсын дип, башка җиргә күченергә уйлады.
- Укый башлагач нинди түгәрәкләргә йөриячәксең?
- Инглиз телен әйбәт өйрәнәсе килә. Әти белән әни “бик кирәк тел ул” диләр. Шулай ук бию белән вокалга да йөрергә телим. Минем инде әниләр белән чыгыш ясаганым бар. Мәктәп тормышында да актив катнашырга уйлыйм.
- Үскәч кем булырга телисең?
- Бизнесмен
- Уңышлар телибез сиңа, Аяз!
Чыганак: Вконтакте Чыганак: Вконтакте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев