Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Айсылу Лерон улына ничек исем сайлаган? [фото]

Бала туса, әти-әнинең иң беренче бурычы - сабыйга мәгънәле, матур исем кушу. Күп очракта, бу эш җиңел генә бирелми: меңләгән исем арасында нарасыеңа туры килерлеген сайлап алу кыенлаша. Шуңа да булача...

Бала туса, әти-әнинең иң беренче бурычы - сабыйга мәгънәле, матур исем кушу. Күп очракта, бу эш җиңел генә бирелми: меңләгән исем арасында нарасыеңа туры килерлеген сайлап алу кыенлаша. Шуңа да булачак әти-әни исемне алдан ук сайлап куярга тырыша. Айсылу Лерон да инстаграм битендә балаларына ничек исем сайлаулары турында сөйләп китте.
"Икенче балабызнын малай булуын белугә, исем уйлый башладык. Вариантлар күп, билгеле! Бәби туганчы вакыт та бар шикелле. Шулай уйлаша торгач, улыбызның исеме "нур"лы булырга тиешлеген аңладык. Ә без - татарларда андый исемнәр байтак: Нурислам, Газинур, Зиннур, Нургали, Шахинур, Айнур, Нургаян (анысы бабамнын исеме)... Нур дип кушсан да була кебек. Тик безнең очракта фамилия белән әйткәч, "нур"ы да фамилиянең бер иҗегенә әверелеп куя. Бармый, кыскасы. Шулай бер көнне Нурихан исеме барлыгы искә төшмәсенме! Татар әдәбияты белән таныш булганнар халкыбызның Нурихан атлы язучыбыз барлыгын яхшы беләдер. Нурихан Фәттах. "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" романнарының авторы ул. Нурихан исеме милләтебезнең әнә шушы шәхесе белэн ассоцияләшә. Ә нигә юк? Затлы, мәгънәле, матур бу исем улыбызга бик килешеп тора. Чыннан да, Нурлы ул безнен Нуриханыбыз! P.S. Башта мин Нурихан исемле малай бездә генә бар дип уйлаган идем, баксаң, бар икән ул Нуриханнар! Шунысы кызык, күбесе безнең белән яшьтәшләр. P.P.S. Өйдә без улыбызны шаяртып "ханчик" дип тә йөртәбез үзе нәни, үзе хан!", дип яза Айсылу.
 

Икенче балабызнын малай булуын белугэ, исем уйлый башладык. Вариантлар куп, билгеле! Бэби туганчы вакыт та бар шикелле. Шулай уйлаша торгач, улыбызнын исеме "нур"лы булырга тиешлеген анладык. Э без - татарларда андый исемнэр байтак: Нурислам, Газинур, Зиннур, Нургали, Шахинур, Айнур, Нургаян (анысы бабамнын исеме)... Нур дип кушсан да була кебек. Тик безнен очракта фамилия белэн эйткэч, "нур"ы да фамилиянен бер ижегенэ эверелеп куя. Бармый, кыскасы. Шулай бер конне Нурихан исеме барлыгы искэ тошмэсенме!😃 Татар эдэбияты белэн таныш булганнар халкыбызнын Нурихан атлы язучыбыз барлыгын яхшы белэдер. ✒📝 Нурихан Фэттах. "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" романнарынын авторы ул. Нурихан исеме миллэтебезнен энэ шушы шэхесе белэн ассоциялэшэ. Э нигэ юк? Затлы, мэгънэле, матур бу исем улыбызга бик килешеп тора. Чыннан да, Нурлы ул безнен Нуриханыбыз!🌝🌞 P.S. Башта мин Нурихан исемле малай бездэ генэ бар дип уйлаган идем, баксан, бар икэн ул Нуриханнар! Шунысы кызык, кубесе безнен белэн яшьтэшлэр😆 P.P.S. Ойдэ без улыбызны шаяртып "ханчик" дип тэ йортэбез☺ узе нэни, узе хан! #Нурихан #Нуриханым #улым #имена #исемжисем

Фото опубликовано Айсылу Лерон (@iceluleron)



Фото - https://vk.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев