Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Айваз Садыйров: “Беренче мәхәббәтем – шигърият иде”

Сизгәнсездер дуслар, без сезне төрле өлкәдә актив кайнаучы, уңган-булган абый-апалар белән таныштырып, аларның балачак иленә сәяхәткә алып чыгабыз. Максатыбыз изге: алар турында укып, сезнең дә күңел...

Сизгәнсездер дуслар, без сезне төрле өлкәдә актив кайнаучы, уңган-булган абый-апалар белән таныштырып, аларның балачак иленә сәяхәткә алып чыгабыз. Максатыбыз изге: алар турында укып, сезнең дә күңел түрендә йөрткән хыялларыгызга якынаюыгызны телибез.
Ә инде сәхифәбезнең бүгенге кунагы – “Татар радиосы” ди-джее, алып баручы Айваз Садыйров булыр.

Кыскача белешмә:


Туган көне: 1989 елның 18 ноябре;


Туган җире: Арча шәһәре.


►Мәктәптә гел “бишле”гә генә укыдым. Бөтен мәдәни чараларда катнашам, концерт алып барырга мине куялар иде.
►Һәрбер сыйныфтан берничә ошаткан кызым бар иде. Бу турыда үзләре генә белмәде бугай. Мәхәббәт аңлату дигәне хат ярдәмендә башкарылды. Үзем дә андый хатларны еш ала идем.

►Беренче мәхәббәтем – шигърият. 3-5 сыйныфта шигырьләр яза башладым. Өй шартларында чыгарылган беренче җыентыгым әле дә исән.
►Авылдагы беренче “бизнесым”ны хәтерлим. Уен “приставка”сы бар иде минем. Ул вакытта әле ул сирәк күренеш. Үзебезнең капка төбендә кечкенә генә шалаш кордым. Әти аклы-каралы телевизорны көйләп бирде. Бер сәгать уенны – 5 сум. Билгеле, бала-чагада акча юк. Ә мин әле алма, җиләк тә кабул итәм. Урамда алюмин чыбык та бетмәгән. Малайлар җыеп алып килә, мин кирәкле урынга тапшырып торам. Әти-әни бакча эшләре дә кушкалый иде. Аларын бик уйныйсы килгән балаларга йөклим. Бүре дә тук, кәҗә дә исән.

►Иң зур хыялым алып баручы, сәхнә кешесе булу иде. Хыялым тормышка ашты, Аллага шөкер! 3-5 сыйныфларда укыганда радио белән җенләнә башладым. Әти өйдә “радио үзәк” ясап бирде. Бүлмәмдә кассеталы магнитофоннан җырлар куям, микрофоннан сөйләп мәш киләм инде. Ә тавышым залда яңгырап тора. Өйдәгеләргә сәламнәр дә “юлларга” онытмый идем.
►Эфир вакытында нинди генә кызыклы хәлләр булмый. Туры эфирга чыгып кергәннән соң, микрофон сүнми калган очракларны әйткән дә юк. Бигрәк тә иртәнге вакытта коллегам Әбри Хәбриев белән андый “гөнаһ”ны еш кылабыз. Ник дигәндә, үзебез дә йокыдан уянып бетмәгән булабыз бит әле.
►Синдә дә радио ди-джей, алып баручы теләге уяндымы? Шулай икән, тиз генә үз алдыңа максат куя! Кызыксын! Кемнәр белән аралашырга, кайда белем алырга, һ.б.

...9 сыйныфта укыган чагым. “Арча радиосы” бусагасын еш таптый башладым. Баштарак радио уздырган конкурсларда җиңеп, бүләк алырга килеп йөрдем. Анысы бер хәйлә генә. Алып баручылар белән танышу, радио “кухня”сын күзәтү өчен бәйгеләрдә махсус катнаша идем. Нәтиҗәдә, ярты ел дигәндә барысы белән дә дуслашып беттем. Арча педагогия көллиятендә укыганда алып баручы буларак эфирга да чыга башладым. Укуны тәмамлагач, рәсми рәвештә шунда эшкә дә урнаштым.

Сәхифәне Нәзилә ХУҖИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев