Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Азалия белән Камилә Хисмәтуллиналар сыерчыкларны каршы алырга әзер!

Кызларның да була төрлесе. Сыерчык оясы, җимлек ясау – малайлар гына эшеме?! Юк, без дә булдырабыз диләр әнә кайбер кызлар... Кемнәр инде ул дисезме?Казан шәһәренең 121нче лицеенда белем алучы Азалия...

Кызларның да була төрлесе. Сыерчык оясы, җимлек ясау – малайлар гына эшеме?! Юк, без дә булдырабыз диләр әнә кайбер кызлар... Кемнәр инде ул дисезме?

Казан шәһәренең 121нче лицеенда белем алучы Азалия белән Камилә Хисмәтуллиналар турында сүзем. 6нчы “Л” сыйныфында белем алучы әлеге кызлар малайлардан бер дә калышмыйлар: чүкечтән дә, дрельдән дә, пумала белән пычкыдан да оста файдаланалар.
– Әтиебездән күчте безгә бу сәләт, – диләр алар. – Агачка уеп бизәк ясау серләренә балачакта өйрәнгән. Аннары ул абыебыз Маратны өйрәтте. Ә без – абыебыздан күреп...
Бүгенге көндә Хисмәтуллиннар гаиләсе көче белән Чистай районының Гаделша авылында яшәүче дәү әтиләре һәм дәү әниләре өе гөлгә әйләнгән – тәрәзә яңаклары, капкалар, коймалар бизәкләнгән. Ә Азалия белән Камилә абыйларына булышып кына калмыйлар, үзләре теләгәнчә җимлекләр, сыерчык оялары ясыйлар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган бәйгедә катнашып, җиңүләр яулыйлар.






Казан шәһәренең 121нче лицеенда белем алучы Азалия Хисмәтуллина сыерчыкларны каршы алырга әзерләнә. Булганнан бар да була: Азалия музыка мәктәбендә укый, вокал белән шөгыльләнә, дини бәйгеләрдә катнаша.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев